Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Коточкыч хәл: урланган кызны үз-үзенә кул салыр хәлгә җиткәнче көчләгәннәр

Татарстан Югары суды фахишәлек оештыруда гаепләнелүче 33 яшьлек Дмитрий Костинга карата кузгатылган җинаять эшен карый башлады.

Ул кешене фахишәлеккә тартуда, фахишәлек белән шөгыльләнүне оештыруда, кеше урлауда, көчләү, кешене үз-үзенә кул салуга китереп җиткерүдә гаепләнелә.
Тикшерү фаразлары буенча, 2006-2009 елларда Костин оешкан төркем составында күрше төбәктән кызларны, шул исәптән балигъ булмаганнарны да, фахишәлеккә мәҗбүри тарту белән шөгыльләнгән. Әлеге гамәлләре вакытында көч, шантаж ясау алымы кулланылган, кызлар физик җәзалау белән куркытылган.
2008 елның июнь-июль айларында, араларында Костин да булган оешкан төркем әгъзалары бер кызны урлый. Аны фахишәлек белән шөгыльләнүгә мәҗбүр итү максатыннан озак вакыт гаражда бикләп тоталар. Алай гына да түгел, көчлиләр, җенси характердагы башка гамәлләр дә кылалар. Шуның аркасында кыз берничә тапкыр үз-үзенә кул салырга да тели.
Дмитрий Костинның үтенече буенча, аның белән судка кадәрге хезмәттәшлек турында килешенгән, дип хәбәр итә Интертат. ру.
Фото: http://progorodsamara.ru/news/view/174483

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250