Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Коточкыч: 10 яшьлек малай елгага егылып төшкән һәм батып үлгән

10 яшьлек малайны полиция хезмәткәрләре елгада яр буеннан ике метр ераклыкта табып алган.

Кичә кич Подгорный бистәсендә кеше үлеменә китергән фаҗига булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Балалар Солояз елгасы янында биек ярда уйнаган. Кайсыдыр мизгелдә аларның берсе юкка чыккан.

10 яшьлек малайны полиция хезмәткәрләре елгада яр буеннан ике метр ераклыкта табып алган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре баланың мәетен судан чыгарган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәрткәнчә, балаларны караучысыз калдырырга ярамый һәм аларның язгы ташу чорында елга буенда уйнавына юл куймаска кирәк.

Татар-информ

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев