Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Коточкыч янгын: бер ир-ат һәлак булган

Коткаручылар килгәнче, 67 яшьлек хатын-кыз ут эченнән үзе чыга алган.

Янгын кичә, 10 декабрьдә, Актаныш районында булган.

«112» ашыгыч хезмәтләр номерына Тыңламас авылы Октябрь урамындагы йортта янгын чыгуы турында хәбәр кергән.

Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, кечкенә генә шәхси йортта янгын чыккан.

Коткаручылар килгәнче, 67 яшьлек хатын-кыз ут эченнән үзе чыга алган. Аны пешкән хәлдә хастаханәгә озатканнар. Ул йорт эчендә бер ир-атның калганлыгын әйткән. Коткаручылар, янгынны сүндереп, җимереклекләрне чистартканда гына 59 яшьлек ир-атның мәетен тапкан.

Өй тулысынча янып беткән: янгын 36 кв. м. мәйданны юк иткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев