Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ковидтан вакцинацияләү турында ялган сертификат өчен җаваплылык турында искәртәләр

Ялган сертификат өчен ике елга рәшәткә артына эләгү ихтималы зур, ә менә мондый документны сатып алган һәм саклаган кеше бер елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, сертификат ясаган өчен җинаять эше ялган белешмәләр ясаучы вазифаи затларга да, әлеге сертификатларны сатып алучыларга да яный.

Әйтик, ялган сертификат өчен ике елга рәшәткә артына эләгү ихтималы зур, ә менә мондый документны сатып алган һәм саклаган кеше бер елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин.

«Әгәр ялган белешмә иясе инфекция чыганагы булса, аны санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозган өчен җәза көтә. Бу зур штраф яки төзәтү эшләре була. Ә үлемгә китергән очракта, хокук бозучыга биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный», — дип аңлаттылар министрлык матбугат хезмәтендә.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус вакциналау