Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Күп балалы ата авырлы хатынын буып үтергән һәм үзенә кул салган

Ир белән хатынның бер, өч һәм дүрт яшьлек балалары калган.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама эшмәкәре йөкле хатынын буып үтергән һәм үз-үзенә кул салган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр итте.

Кичә кичке сәгать алтыда Химиклар проспектындагы йортларның берсендә 54 яшьлек ир 31 яшьлек хатынын буып үтерә, ә соңыннан үзенә кул сала.

Ир белән хатынның бер, өч һәм дүрт яшьлек балалары калган. Хатын дүртенче бала белән йөкле була. Билгеле булганча, бу вакытта ике балалары әбиләрендә, тагын берсе әнисенең апасында булган.

Чыганак мәгълүматлары буенча, ир-ат шәхси ташу эшләре белән шөгыльләнгән, хатыны белән бизнеслары уртак булган.

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү ир-атның әлеге хәлгә китергән сәбәпләрен ачыкларга омтыла.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять