Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Күпкатлы йорт яныннан 12 яшьлек бала мәете табылган

Аның, ялгызлыгына чыдый алмыйча, үзенә кул салган булуы мөмкин.

Аняны (исеме үзгәртеп алынды) соңгы тапкыр әлеге йортның 9нчы катында күргәннәр.
mk.ru хәбәр итүенчә, кыз әти-әнисе һәм апасы белән яшәгән. Мәктәптә яхшы укыгын, музыка белән кызыксынган, төрле чараларда җырлый торган булган. 13 ноябрь көнне иртән әти-әнисе эшкә киткән, кыз иртәнге ашны ашаганнан соң, мәктәпкә дип юланган, тик ул подъезддан чыкмаган, күршеләре аның гәүдәсен йорт яныннан табып алганнар.

Кыз проблемалы бала булмаган, аны һәрьяклап яхшы кыз иде дип искә алалар. Фаҗига алдыннан да анда сәер үзгәрешләр күзәтелмәгән. Социаль челтәрләрдә генә ул: "Бөтен дөнья - аш. Ә мин аның эчендә чәнечке (вилка)" дип язып куйган. Ә соңгы посты - бер текстның скрин-шоты, аның мәгънәсе - игътибар җитмәүне аңлата.

Бу хәл Мәскәүдә булган.

Психолог Галия Рудакова бу хакта болай ди: "Ата-аналарның күбесе бала белән тәүлегенә якынча 45 минут аралаша. Анда да күбрәге: "Ашадыңмы? Дәрес әзерләдеңме? Ничәле алдың?" - кебек сорауларга җавап алудан гыйбарәт. Ә баланың тойгылары белән кем генә кызыксына соң?! Онытмагыз, балагызның сездән дә якын сердәше, аңлаучысы булырга тиеш түгел. Әгәр бу алай түгел икән, теләсә нишләгез, әмма якынаегыз!"

Автор: Ризида Валитова

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлгән