Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Күрше районда 18 елдан соӊ үтерүче табылган

2000 елныӊ 20 июне көнне күрше Малмыж районыныӊ Подгривное күле кырыенда гәүдәсенә авыр йөк тагылган, башы ярылган мәет табыла.

Россия федерациясе Киров өлкәсенеӊ Тикшерү комитеты РФ җинаять Кодексыныӊ 105 матдәсенеӊ беренче өлеше нигезендә (үтерү) Ижевск шәһәрендә яшәгән кешене 2000 елда үтерү буенча җинаять эше ачылган.

2000 елныӊ 20 июне көнне күрше Малмыж районыныӊ Подгривное күле кырыенда гәүдәсенә авыр йөк тагылган, башы ярылган мәет табыла. Тикшерү барышында бу мәетнеӊ Ижевск шәһәрендә яшәгән 53 яшьлек шәхси эшмәкәрнеке икәне ачыклана. Шушы көннән башлап җинаять эше тикшерелә, әмма нинди дә булса нәтиҗәләр булмый. Ниһаять, 2018 елда тикшерүчеләр бу эшне яӊадан күтәрәләр. Яӊа төрле криминалистик приборлар нигезендә, төрле методикалар кулланып, җинаять эшен эшләүдә шикләнгән кеше тоткарлана.

Тикшерүчеләр фаразы буенча, шәхси эшмәкәр һәм аныӊ танышы Ижевск шәһәреннән эш буенча машинада чыгып китәләр. Малмыж районы аша узганда, Подгривное күле кырыена ял итәргә туктыйлар. Шул вакытта алар арасында, сүз иярә сүз чыгып, бәхәс кабына. Бәхәс барышында 47 яшьлек бу җинаятьне эшләүдә шикләнүче металл пластина белән 53 яшьлек эшмәкәрнеӊ башына берничә тапкыр суга. Үле гәүдәне йөк бәйләп күлгә ташлый һәм үзе бу урыннан юкка чыга.

Җинатьне эшләүдә шикләнүче бүгенге көндә үзенеӊ гәебен таныган, тикшерү эшләре әлегә дәвам итә.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять