Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Көтүче 86 яшьлек карчыкны чишендереп, көчләмәкче була

Чүпрәле районында Чуаш Республикасының Иске Чокалы авылыннан «Ак Барс Дрожжаное» җәмгыятенең Матак бүлекчәсенә килеп урнашкан 1961нче елгы И.Денисов 86 яшьлек карчыкны көчли язган. 

Анна әби кышын кызы янында Ульянов өлкәсендә яши, җәйгә туган авылындагы үз йортына кайта. Ул көнне бакчасында казынып йөргән карчык янында шул көтүче пәйда булып, тегесе-бусы турында сүз куертып тора. Аннан соң хуҗабикәгә ияреп өенә керә дә, җенси якынлык кылу хакында тәкъдим ясый.
Тәкъдим белән генә калса бер хәл, әби этә-төртә өйалдына чыгаргач, Иван, теләгенә ирешү ниятеннән, рәсми тел белән әйткәндә, актив чаралар күрә башлый, ягъни карчык кешенең билдән түбән киемнәрен дә салдыра. 56 яшьлек ир белән хәлсез карчык арасында тарткалашу өйгә кергәч тә дәвам итә. Ни хикмәт, бер мәлне диванда елап утырган Анна Петровна каршында басып торган И.Денисов артында әвен хәтле ир кеше «калкып» чыга.
Иван эшли һәм яши торган ферма җитәкчесе А.Головин аның өйлә вакытында эшкә чыкмавын сизми калмый. Чөнки эшче куллар җитешми анда. Шуңа күрә дә сәрхушнең кай тирәләрдә йөрүен ачыклау буенча кайбер чаралар күрә. Төштән соң көнлекченең карчык яши торган йорт янында күренүе турында хәбәр алуга ирешә дә аны фермага кайтарырга була. Әби йортыннан очып диярлек чыккан Иван җан-фәрман сыерларына таба чаба.
Чәчләре тузгыган, киемнәре салдырылган карчык аңа явыз Иванның ни кыланганын әйтеп бирә. Ләкин тавышны мөдир түгел, әбинең Ульянов өлкәсендә яшәүче өлкән яшьтәге кызлары куптара. Эш полиция һәм тикшерү комитетыннан Дамир Әскаровка барып җитә. Көчләүгә омтылыш ясау очрагы буенча җинаять эше кузгатыла. Бу инде моңа кадәр урлашкан өчен өч тапкыр хөкем ителеп, шартлы срок белән котылып килгән Иванның бик ныклап килеп кабуын белдерә. Ул үзе гаебен кире кагып тормый, ахмак гамәлләрен нәкъ зарар күрүче кебек сурәтли. Ә бу исә, чынлыкта, барып чыкмаган көчләү дип атала. Шулай да суд, зарар күргән якның мескен көнлекчегә карата каты тормавын исәпкә алып, абзыйны 3 еллык шартлы срок белән калдыра.

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев