Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кубок янә безнеӊ полиция бүлегендә

Балтач район эчке эшләр бүлегенеӊ эше яхшы, дип искә алынды, ә инде үз группасында булган эчке эшләр бүлекләре арасында ул спорт өлкәсендә җиӊүче, дип табылды, беренче дәрәҗәдә Диплом һәм Кубок тапшырылды

Башкалада ике көн Россия Федерациясенеӊ Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгыныӊ 2018 ел йомгакларына багышланган киӊәйтелгән коллегиясе булды. Һәр юнәлеш буенча нечкәлекләрен ачып биргән чыгыш ясаулар республикадагы эчке вазгыятьне ачып бирде, тотрыклылыкны саклау калу буенча беренчел бурычлар билгеләнде, район эчке эшләр бүлекләренеӊ эшенә бәя бирелде. Гомумән, Балтач район эчке эшләр бүлегенеӊ эше яхшы, дип искә алынды, ә инде үз группасында булган эчке эшләр бүлекләре арасында ул спорт өлкәсендә җиӊүче, дип табылды, беренче дәрәҗәдә Диплом һәм Кубок тапшырылды.

Шулай ук, эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илдар Усмановны министр Артем Хохорин «За отличную службу в МВД первой степени» медале белән бүләкләде.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция