Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кукмара районы башкарма комитетында тентү узган

Хокук саклаучылар эшмәкәрлек эшчәнлегенә каршылык күрсәтелү турындагы эшне тикшерә.

(Казан, “Татар-информ”). Кичә Кукмара районы башкарма комитетында тентү узган. Бу хакта “Татар-информ”га хокук саклау органнарындагы шәхси чыганак хәбәр итте.

Чыганак мәгълүматлары буенча, бер эшмәкәр Кукмара районында үз сәүдә үзәген ачарга ниятләгән булган. Ир-ат ике катлы бина төзегән, әмма ике ел дәвамында ул аны рәсмиләштерә алмаган – һәр очракта да хакимияттәге җаваплы кешеләр бинада хилафлыклар тапкан.

Нәтиҗәдә, эшмәкәр ярдәм сорап хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

Чыганак хәбәр итүенчә, узган атнада әлеге факт нигезендә “Законлы эшмәкәрлек яки башка эшчәнлеккә каршылык булдыру” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Бүген тикшерү кысаларында Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе бүлеге хезмәткәрләре район башкарма комитетында тентү уздырган.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тикшерү