Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кукмарада 800 мең сум акча үзләштергән хисапчы хатын-кызга хөкем чыгарылган

Аңа карата шундый ук сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 ел да 10 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән.

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы прокуратурасы автомобиль сату предприятиесенең хисапчы-кассирына карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Ул 800 мең сум акча үзләштерүдә гаепләнелә. Бу хакта район басмасы яза.
 
Суд аны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 160 маддәсе 3нче бүлегендә каралган (үз хезмәт вазифасыннан файдаланып, зур күләмдә акча үзләштерү) җинаять кылуда гаепле дип тапкан.
 
Судта ачыкланганча, 2019 елның мартында 35 яшьлек хатын-кыз, үз хезмәт вазифасыннан файдаланып, ике транспорт чарасын сатудан кергән 800 мең сум акчаны үзләштергән. Ул үз гаебен тулысынча таныган.
 
Суд аңа карата шундый ук сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 ел да 10 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде. Моннан тыш, зыян күрүченең җинаятьтән китерелгән зыянны түләттерү турындагы дәгъвасы да канәгатьләндерелде.
 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять