Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кулланучы почмагы: укучыбыз зарына җавап

Күлмәк алдым, ярамады

«Кеше ала дип мин дә социаль челтәрләр аша күлмәк куштым, рекламасында бөтен үлчәмнәре дә бар диелгән иде, язышканда да ачыктан-ачык яздым. Акчаны бер атна алдан түләп куегыз дип яздылар, нигә алай, нигә тауар килгәч түлисе түгел дип тә яздым әле, поставщиклар бурычка эшләми дип яздылар анысына. Шулай итеп, акчамны һәм дә почта өчен өстәмәне телефон аша аларга күчердем, төгәл бер атнадан тауар килде, куана-куана күлмәгемне барып алдым, 50нче размер урынына 42 нче размер җибәргәннәр, уйлап карагыз инде үлчәмнәр аермасын, кире җибәрдем, әлбәттә, аннан тагын килде, бу юлы 48, тагын яздым ачуланып, 50 үлчәмдәге күлмәк беткән дип гафу үтенделәр, башка күлмәк тәкъдим иттеләр. Ә мин акчамны кире кайтварырга куштым. Шуннан бирле хәбәр юк. Хөрмәтле редакция, шушы соравыма тиешле белгечләр аша җавап бирсәгез, мин сездә чыккан язманы аларга җибәрер идем. Булсын татарча, тәрҗемә итеп җибәрәм мин аны, кануннар ничек куша, шуны беләсем килә. Газета укучыгыз.”

Әлеге сорау белән кулланучылар хокукларын яклау буенча райондагы белгеч Гөлназ Шакировага мөрәҗәгать иттек:
Кулланучылар хокукларын яклау турындагы РФ Законынының 25.1 нче маддәсе нигезендә, сатып алучы тауардан аны тапшырганчыга кадәр теләсә кайсы вакытта һәм кабул итеп алганнан соң җиде көн эчендә баш тарта ала. Әгәр сатучы, тауарны китергән вакытта, сатып алучыга товар, дистанцион юл белән сатып алынган тауарны кире кайтару тәртибе һәм вакыты турында язма рәвештә мәгълүмат бирмәгән икән, сатып алучы тауарны тапшырган вакыттан алып өч ай эчендә аннан баш тартырга хокуклы.

Әгәр тиешле сыйфаттагы тауар дистанцион юл белән ял атнасы кертелгәнчегә кадәр сатып алынган һәм үзенең формасы, төсе, зурлыгы, фасоны үлчәме яки комплектациясе буенча туры килми икән, сатып алучы югарыда күрсәтелгән законның 25 маддәсе нигезендә, аны сатып алган көнне санамыйча, әмма ял көне тәмамланганнан соң ундүрт көн эчендә алыштырырга хокуклы. Бу очракта кулланучыга тиешле таләп белән сатучыга язма рәвештә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

1994 елның 30ноябрендә кабул ителгән РФ Гражданнар кодексының 1 өлеше 193 маддәсе нигезендә, әгәр срокның соңгы көне ял көненә туры килә икән, аннан соң килгән якындагысы эш көне срокның тәмамлану көне дип санала. Бу очракта сезгә сатучыга язмача хәбәр җибәрергә кирәк.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кулланучылар хокукын яклау интернет-сәүдә