Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Куркыту түгел, кисәтү

Интернет челтәрендәге бушлай белдерүләр сайты аша товарларын сатучыларны алдау очраклары да артты. Мошенник сатып алучы сыйфатында сатучыга шалтыратып товар өчен аның банк картасына акча күчерергә теләвен белдерә.

Безнең халык бигрәк ышанучан инде. Гыйбрәтле вакыйгалар турында сөйләп, “уяу булыгыз!” дип, көн саен һәр җирдә кисәтеп торуга карамастан, алдарлар тозагына эләгеп кенә торалар.

Кызганыч, әлеге афәт безнең районга да үтеп керде. Җинаятьчеләр райондашларыбызның ышанучанлыкларыннан файдаланып, дистәләрчә мең сум акчаларын үзләштерде.

– Телефон аша алдау фактлары ешайды. Телефоннан берәр якыныгыз авыр хәлдә, тиз генә акча кирәк, яки банкомат картагыз блокировать ителгән, кире төзәтү өчен сездән шәхесегез турында мәгълүмат сорарга мөмкиннәр, яки акча оттыгыз, шундый- шундый счетка салым буларак акча күчерегез, дигән СМС-хәбәрләр килүе ихтимал. Төрле тәкъдимнәр белән кире шалтыратуны сорап СМС-хәбәр килсә, кире шалтыратырга ашыкмагыз, сезнең шалтырату югары бәядәге тариф белән булырга мөмкин, сезгә җавап та бирмәскә мөмкиннәр. Мошенник корбаны булуның төп сәбәбе игътибарсызлык дип әйтер идем. Андый шикле хәбәр килсә, акча җыярга ашыкмагыз, кем турында сүз бара, шуның белән хәбәргә чыгып карарга, белешергә кирәк, теләсә нинди счетка акча салмагыз. Төрле отышлар турындагы хәбәргә, таныш түгел кешеләргә ышанмагыз, үзегез турында мәгълүматны теләсә-кемгә таратмагыз. Нәрсәләр булса да рекламалап алдан акча түләп куюны сораучы, социаль ярдәм күрсәтү оешмаларыннан дип таныштырып яки чегән милләтеннән нинди дә булса хезмәт өчен акча сорау фактларына юлыксагыз, тиз арада безгә хәбәр итегез. Кыскасы, үзегезне уңайсыз хәлдә калдыруга юл куймагыз! – ди полиция бүлеге җитәкчесе Илнур Җиһаншин.

Интернет челтәрендәге бушлай белдерүләр сайты аша товарларын сатучыларны алдау очраклары да артты. Мошенник сатып алучы сыйфатында сатучыга шалтыратып товар өчен аның банк картасына акча күчерергә теләвен белдерә. Моның өчен картаның номерын, кодын, телефон номерын сорап ала. Шуннан соң картадан акча юкка чыга.

Мошенниклар корбаны булмас өчен Интернет челтәрендә банк карталарына бәйләнгән мобиль телефоннарны файдаланмагыз. Әгәр ялгышлык белән банк картасы турындагы мәгълүматларны хәбәр итәсез икән. Картаның кире ягындагы номер аша шалтыратып картаны блокировать итегез.

Һәрвакыт игътибарлы булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кырыкалдар мошенниклар