Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кыңгыр эшләр каталогы

Балаларны кечкенәдән кеше әйберсенә, читтә караучысыз калдырган әйбер булса да, кагылма дип өйрәтәбез.

Бакчада да, мәктәпләрдә дә шуны гел тукып торалар. Караклыкның азагы ничек начар беткәнлеккә мең төрле мисаллар китерелә. Әмма безнең кечкенә генә Балтач районында да аның бетеп торганы юк.
Инде үсеп җитеп, акыл керергә тиешле зур абыйлар, апалар үзләренеке булмаган әйбергә кул сузалар. Ул гына да түгел, балаларга үрнәк булырлык өлкәннәребез, башка төрле кыңгыр эшләрне дә эшләп кенә торалар.
Шушы елның май аенда Чутайда яшәүче 1974нче елгы М. Нөнәгәр авылына килә. Хуҗаның каршы килүенә карамастан, аның торак йортына бәреп керә. Нияте нидә булгандыр, анысы мәгълүм түгел, ә менә кеше торагына законсыз кергәне өчен аңа җинаять эше кузгатылганлыгын бөтен авыл белә.
Райондашыбыз 1983нче елгы В. кызып китеп үзенә карата җинаять эше кузгатырлык гамәлләр кыла. Көч-куәтен күрсәтеп, Балтачта яшәүче Р. Мәхмүтовага тән җәрәхәтләре ясый.
Быел яз-җәй Яңгул авылында яшәүче Зәкиевлар гаиләсе өчен тыныч булмый. Аны әшәке фикерле бәндәләрнең законсыз гаражга керүләре боза. Бензин ягып эшли торган пычкыларының да юкка чыкканлыгын белгәч, кәефләре тагын да кырыла хуҗаларның. Каракларны әлегә кадәр тота алган юк. Әлеге вакыйга турын да кемдер нәрсәдер ишеткән, күргән икән «02» яки «2-52-43» номерлы телефоннары аша хәбәр итсәгез иде. Бу сер булып калачак.
Чепья авылында яшәүче Шиһабетдиновлар гаражына да шул ук бәндәләр кермәде микән? Биредән бензин белән эшли торган триммерны чәлдереп чыкканнар. Киң җәмәгатьчелекнең дә ярдәме белән бу каракларның юлына тизрәк киртә куелыр иде. Хәбәр итү өчен телефон номерларын күрсәттек.
Ор авылында яшәүче 1996нчы елгы ир авылдашы Р.Зариповның «Жигули» машинасын куып алып китә. Максаты урлау булмаса да, суд каршында җавап бирәсе була хәзер.
Салам, печән күп быел. Җаның теләгән кадәр сатып алырга мөмкин. Әмма Бөрбаш Сәрдегәнендә яшәүче 1995нче елгы ир башка юлны сайлый, «Бөрбаш» хуҗалыгы басуыннан 5 рулон (4500 сумлык) печәнне сорамыйча гына алып китә. Их, шунда сатып кына алган булса. Инде менә эше судта хәзер. Күпме нервы түгелә, әллә ничә рулон алырлык штраф та чәпеп куйсалар.
Иске Салавычта 1994нче елгы ирне авыл дашы белән йодрык аша аңлашуы аңа карата җинаять эше кузгатуга сәбәп булды.
Шушы елның 28нче июлендә кичке вакытта Чепьядагы «Россельхозбанк» банкоматыннан 423 мең сум акча урладылар. Караклар әле дә тотылмаган. Бу вакыйгага карата хәбәре булган кешеләр «02» яки «2-52-43» телефоннарына хәбәр итсәләр иде. Моны сер итеп саклаячакбыз.
Алмаз НУРГАЛИЕВ
район эчке эшләр бүлеге
җитәкчесе урынбасары
Фото: http://www.sampo.tv/telecast.php?id=10

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250