Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кызлар кия кызыл ыштан…. яки юл нинди җенестән булуыӊа карамый

Бүгенге көндә җинел автомашина йөртүче хатын-кызларныӊ сан буенча кискен артуын гадәти хәл итеп кабул итәбез.

Автомобиль йөртергә таныклык бирүче укыту-өйрәтү мәктәпләрендә укучы хатын-кызлар саны да, анда белем алучы ир-атлардан күпкә артык. Бер уйлаганда, бүгенге чорда хатын-кызларныӊ тормыш дилбегәсе белән бергә, машина һәм шуӊа охшашлы тиз йөрешле техниканы иярләве, кулга алуы начар да түгел. Әммә икенче яктан…
Шәһәрдә 2-3 млн. сум торган кәттә машинада йөргән яшь кызларны күргәч, боларныӊ әтиләре яисә тормыш иптәшләре банкир, финансист, олиграхтыр инде дип уйлыйсыӊ. Шул ук вакытта, банкир, финансист, олиграхларныӊ бу санда кызлары һәм хатыннары юктыр дигән фикер белән дә килешәсе килә. Ә юл тулы машина.
Ярый ла, руль артына утырган барлык кешеләр дә, шул исәптән хатын-кыз шоферлар да кагыйдә бозмыйча, җайлап кына йөрсәләр. Алай түгел шул. Көн саен төрле районнардан килгән фаҗигале хәбәрләр сугыш кырыннан бирелгән сводканы хәтерләтә.
Менә бүген дә «Эфир tv" каналы җиткергәнчә, Питрәч районы Песчаные Ковали авылы янында маӊгайга-маӊгай ике чит ил машинасы бәрелешә, машиналарныӊ икесендә дә хатын-кызлар рульдә булалар.
Chevrolet маркалы машина тизлекне арттырып, хәрәкәт итүнеӊ каршы ягына чыга. Каршыга килүче Honda машинасын күрүгә тормозга басса да, соӊ була. Honda машинасын көчле бәрелешү нәтиҗәсендә янәшәдә хәрәкәт итүче «ВАЗ-2109» маркалы машинага бәрә.
Машинасы зыян күрсә дә «девятка» шоферы тән җәрәхәтләре алмый. Honda машинасы йөртүче хатынны авыр җәрәхәтләр һәм ике аягы сынган килеш больницага озаталар. Кызганыч, Chevrolet машинасын идарә иткән хатын-кыз бәрелешү урынында вафат була.
Бу урында, юлларда йөргәндә һәрберебез игътибарлы булсак иде, һәрберебезгә исән-сау йөрергә насыйп итсен иде, дигән теләк белән туктап калабыз…
Фото: http://www.ria-bashkiria.com/news/336.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250