Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Кызыл зона» кагыйдәсен үтәмәсәң, штрафын көт (фото)

Бүген район башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссиянең чираттагы утырышы узды. Комиссиягә килүчеләрнең күбесе «кызыл зона»ның нәрсә икәнен белмибез, безнең әле моңарчы андый әйбер белән очрашканыбыз юк иде дигән сүзләр ишеттерде. Бу хакта газетабызда һәм сайтыбызда һәрдаим яктыртылып барылса да, халык әллә укуны кирәк санамый, әллә укып та белмәмешкә...

Комиссия утырышы барышында дүрт эш каралып, аларның өчесенә кисәтү бирелде, ә менә Салавыч авыл җирлегенә кергән бер авыл гражданины беркетмә төзелүгә дә карамастан, территориясен җыештыруны кирәк санамыйча, киресенчә, каршы эндәшеп, җитәкчеләргә булган ризасызлыгын күрсәткән. Аңа исә саллы гына күләмдә штраф салынды.
Карадуган авыл җирлегенә кергән берничә авылдан хокукларны бозу нәтиҗәсендә комиссия каршына килгән гражданнарга аларның нәрсәдә гаепле булулары гына түгел, киресенчә, нинди хокуклары бар икәне дә район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров тарафыннан яхшылап аңлатылды, тормыштан мисаллар китерелде: «Хуҗалыгыгызга берәр төрле төзелеш материалы кайтартылгач, авыл җирлеге башлыгыннан вакытлыча бирелә торган белешмә алыгыз. Һәрбер территориянең «кызыл зона»сы бар, аның эчке ягы, ягъни ишегалды сезнеке, сез анда нәрсә теләсәгез шуны урнаштыра аласыз. Ә менә капкагызның теге ягы дәүләт җире булып тора һәм аннан файдаланырга сезгә рөхсәт ителми. Җирлек башлыклары да үзләренең территорияләрен тәртипкә китерү юнәлешендә халык белән эшләргә тиеш».

Комиссия утырышы бик кызу темпта үтте, кайберәүләр өчен чын иткән тәрбия сәгате булды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250