Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кызны эшеннән куганнар

Ир-атлар 28 февральгә кадәр сак астына алынган.

Уфа полиция бүлекләренең берсендә эшләүче 23 яшьлек дознователь кыз үзен төркем белән көчләүләре турында әйтеп, гариза язган иде. 

РИА Новости хәбәр итүенчә, көчләнгән кызны һәм бу эштә шаһит булган тагын бер кызны (икесе дә полициядә эшләгән) эшләреннән куганнар. Алар икесе дә полиция хезмәткәренең намусына тап төшергән гамәлләр кылуда гаепләнә.

23 яшьлек дознователь кыз өч коллегасын - төрле яшьтәге өч ир-атны көчләүдә гаепләгән иде. РФ Эчке эшләр министрлыгының Уфа районы бүлекчәсенең 51 яшьлек җитәкчесе, РФ Эчке эшләр министрлыгының Кырмыскалы районы бүлегенең 50 яшьлек җитәкчесе һәм Уфа районының миграция мәсьәләләре буенча бүлегенең 34 яшьлек башлыгы тоткарланган. Ир-атлар 28 февральгә кадәр сак астына алынган.

Җинаять эшен тикшергәндә дознователь кызның бүлектә спиртлы эчемлекләр куллануы һәм көчләнгән вакытта аек булмавы ачыкланган. Бу җинаять эше тикшерелә башлагач, кызның әтисенең Росгвардиядә җитәкче урында эшләве ачыкланды, ә кызны бик актив гламур тормыш рәвеше алып баруда гаепләделәр.

Гаепләнүчеләр үзләренең гаепсез булуы хакында әйтә.Бер полицейскийның хатыны ирен нахакка рәнҗетүләре хакында телевидениегә интервью да бирде.

Бу хакта тулырак:https://intertat.tatar/hewef_heter/politseyskiylarny-k-chl-d-gaepl-g-n-kyzny-eshenn-n-kugannar/

https://intertat.tatar/hewef_heter/politseyskiylarny-k-chl-d-gaepl-g-n-kyzny-eshenn-n-kugannar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көчләү