Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Үле ир-ат белән диванда бер атна йоклаган

Гәүдә исләнә башлагач, чүпрәкләргә төреп йортныӊ подвалына төшереп куярга җаен таба.

Казан шәһәрендә 42 яшьлек хатын-кыз үзе үтергән ир-ат белән диванда бер атна йоклаган.

Үлемгә китергән сәбәп һәрвакыттагыча – аракы. 62 яшьлек ир-ат белән бергә утырып эчкәнннән соӊ, ике арада низаг чыга. Хатын, озак уйлап тормыйча, өстәлдәге пычак белән ир-атны нык җәрәхәтли, тегесе кан китүдән җан тәслим кыла. Шушы хәлдән соӊ үле ирне диванга яткыра һәм атна дәвамында шуныӊ янында йоклый. Хатын, мәрхүмнеӊ банк картасыннан акча салдырып, исерткеч эчемлекләп алып, «за упокой души» эчәргә дә онытмый. Гәүдә исләнә башлагач, чүпрәкләргә төреп йортныӊ подвалына төшереп куярга җаен таба. Күп фатирлы йортта яшәүчеләр начар ис килүгә зарланганнан соӊ, ир-атныӊ гәүдәсен табалар.

Тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үтерү