Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Лицей директоры ришвәт алганда тотыла

Полиция Казанның 121 нче номерлы лицей директоры Венера Хәйретдинованы тоткарлады. Ул баланы белем йортына укырга кертү өчен зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә.

Хокук органнарында хәбәр итүләренчә, шушы көннәрдә Хәйретдинова үз бүлмәсендә лицейның булачак укучыларының берсенең әти-әнисе белән сөйләшә. Бала ышанычлы рәвештә лицейга социаль-икътисади сыйныфка алынсын өчен, директор 275 мең сум акча сорый.

"Килешү" 28 июльдә башкарылган. Хәйретдинова бөтен сумманы кабул итеп алганнан соң, аны хокук сакчылары тоткарлый. Хезмәттәге затның зур күләмдә ришвәт алу очрагы буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә интертат.ру
Фото: http://www.kazan.aif.ru/incidents/underway/v_kazani_direktor_liceya_podozrevaetsya_v_poluchenii_vzyatki_v_275_tys_rubley

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250