Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әлмәттә бер яшь парга 12 ел төрмә яный

Фатирда шулай ук  үлчәүләр, төрү өчен материаллар һәм  пакетларга бүлеп салынмаган наркотик та була.

Әлмәттәге яшь парга наркотиклар саткан өчен 12 елга кадәр колония яный, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

33 яшьлек ир-атны һәм 21 яшьлек кызны Красноармейка бистәсендә тоткарлыйлар. Анда алар “синтетика”ны яшерү урыннарын билгеләгән булалар.

Тентү барышында 50 грамм тирәсе метилэфедрон табып алына. Фатирда шулай ук  үлчәүләр, төрү өчен материаллар һәм  пакетларга бүлеп салынмаган наркотик та була. Тоткарланучылар кулга алына, ә полиция хезмәткәрләре  парга тыелган матдәләрнең кайдан алуларын ачыклый.Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Тоткарланучыларга 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Фото: 16.мвд.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркотик