Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әлмәттә яшүсмер әнисен үтерүдә шикләнелә

Беренчел мәгълүматлар буенча 13 яшьлек малай әнисен гаиләдә киеренке мөнәсәбәтләр аркасында суйган.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә яшүсмердән әнисен вәхшиләрчә үтерүдә шикләнәләр. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Бүген Әлмәттәге йортларның берсендә фатирда 36 яшьлек хатын-кыз мәете табылган. Аның муенында күпсанлы чәнчелгән һәм киселгән урыннар булган. Үтерүдә шикләнелеп мәрхүмәнең 13 яшьлек улы тоткарланган. Беренчел мәгълүматлар буенча, җинаять берничә көн элек эшләнгән. Моңа ана кеше белән улының киеренке мөнәсәбәтләре сәбәп булган.

Җинаять эшен тикшерү күзәтчелек ведомствосының аерым контроленә алынган.

«Прокуратура балигъ булмаган балаларның сукбайлыгын һәм хокук бозуын кисәтү системасы органнары ягыннан чараларның тулысынча һәм үз вакытында үтәлешенә бәя бирәчәк. Хокук бозу ачыкланган очракта прокуратура чарасын күрәчәк», — дип аңлатты Руслан Галиев.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять криминал