Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Луиза һәм аның гаиләсе әтисенең гаражында качып яткан?..(+видео)

Оперативниклар көтелмәгән табышка юлыга: Луизаның әтисенең гаражын ачсалар, алар утырып качкан дип фаразланган машина килеп чыга.

Банктан зур сумма акча урлап югалган Луиза Хәйретдинованы гаиләсе белән «Рено Дастер» машиналарына утырып качканнар дигән фараз булган иде. Ләкин, тикшерүләр нәтиҗәсендә, 2017елда бурычларын түләү өчен «тимер ат»ларын ломбардка биргәннәре билгеле булды.

Ә кичә оперативниклар көтелмәгән табышка юлыга: Луизаның әтисенең гаражын ачсалар, шул «Рено Дастер» килеп чыга. Өстәвенә, машина эчендә мендәр-юрганнар да була. Тикшерү эшен бу хәл тагын да катлауландыра…

Димәк, баштагы мәлдә бөтен халык аларны чит илдә итеп күзаллаган чорда Хәйретдиновлар 25 миллионнары белән машиналарында көн күргәннәр? Моны әтиләре белмәгәнме, дигән сорау туа. Юкса, ата кеше беренче көннәрдән үк, кара кайгыга батып, балаларының югалулары турында чаң сукты. Ә машина табылгач ул: «Мин гаражыма күптәннән кергәнем юк иде, анда машина барлыгын белмәдем», — дип җавап биргән.

Хәйретдиновлар 2017 елда, чынлап та, бурыч түләү өчен ломбардта булганнар, ләкин тимер атларын калдырмаганнар, ә аның документын (ПТС) тапшырган булганнар.

Хөрмәтле укучыларыбыз, сезнең дә фикерләрегезне беләсебез килә. Ничек уйлыйсыз, бу гаилә беренче көннәрдә машиналарында яшеренеп ятты микән, әллә мендәр-юрганнар очраклы рәвештә, башка сәбәпләр белән машинага килеп эләккәнме? дип яза Саба таңнары.

 

 

Фото: видеодан скриншот

Чыганак: life.ru

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бэлки алар куптэн исэн тугелдер.Бэлки Луйзаны подставили.

    Теги: җинаять