Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Махсус режим игълан ителде

15 декабрьдән башлап районыбызда янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Аның максаты - яңа ел чорында республика халкының иминлеген тәэмин итү.

Бу аңлашыла да, чөнки нәкъ менә шушы бәйрәм чорында янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Фейерверк, салют һәм петардалар шартлатып күңел ачарга теләгән халык янгыннан саклану кагыйдәләре турында, гомумән дә, онытып җибәрә.

Янгынга каршы махсус режим 15 декабрьдән алып 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Билгеле булганча, бу чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар күләме дә арта. Шәхси затларга аның күләме - 2-4 мең, рәсми затларга - 15-30 мең, ә юридик затларга 400-500 мең сум тәшкил итә. Шунысы мөһим: бу таләпләр республика халкы арасында аеруча популяр булган очсызлы петардаларга да карый.

Пиротехник эшләнмәләрне куллану кагыйдәләренә килгәндә, хәзер аларны республиканың сәнәгать комплексы, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергия белән тәэмин итү объектларыннан 500 метр ераклыкта гына куллану рөхсәт ителә. Торак-коммуналь хуҗалык объектлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре урнашкан һәм кеше күп йөри торган урыннардан исә әлеге ара ким дигәндә 50 метр булырга тиеш.
Пиротехникадан файдалану кагыйдәләре:
1.Беренче чиратта, пиротехник эшләнмәне куллану кагыйдәләрен яхшылап укырга кирәк. Гадәти сыман тоелган шартлаткыч та билгеле бер үзенчәлеккә ия булырга мөмкин.
2.Пиротехник эшләнмәнең филтәсен кул сузымы ераклыгында гына яндырып җибәрергә ярый.
3.Бу тамашаны күзәтүчеләр пиротехник эшләнмәдән 20 метр читтә торырга тиеш.
4.Яндырып җибәрелгән эшләнмәләрне кулда тоту катгый тыела.
5.Янып торучы яки сүнгән пиротехника өстендә иелергә ярамый. Әлеге кагыйдә төрле сәбәпләрдән шартламаган петардаларга да кагыла.
6.Пиротехниканы кешеләргә таба юнәлдерү шулай ук тыела.


Чыганак: http://intertat.ru
Фото: http://kazanfirst.ru/online/59551

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250