Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мәктәпкә һөҗүм әзерләүдә шикләнелгән 15 яшьлек егетне тоткарладылар

Мәктәп укучысының өендә ике пычак, балта, ноутбук, балаклав, тактик перчаткалар һәм язмалар белән дәфтәр табылган.

Татарстанда үзе укый торган Кукмара мәктәбенә һөҗүм әзерләүдә шикләнелгән 15 яшьлек укучыны тоткарладылар.

«Татар-информ»га билгеле булганча, декабрьнең 20се тирәсендә яшь кешегә хокук саклау органнары хезмәткәрләре килеп, аның белән профилактик әңгәмә үткәргән. Шуннан соң яшүсмернең тоткарлануы турында билгеле була.

Мәктәп укучысының өендә ике пычак, балта, ноутбук, балаклав, тактик перчаткалар һәм язмалар белән дәфтәр табылган. Егет тулы гаиләдә тәрбияләнә, психиатрда исәптә тормый.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев