Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Малаеныӊ урамда икәнен оныта

31 март көнне "ана" ныклап хәмер куллангач, олы малаеныӊ урамда икәнен онытып, ишекне бикләп йокларга ята. Уеннан кайткан бала, күпме генә ишекне, тәрәзәне шакып, ялварса да, аӊа ишек ачучы булмый.

Әни, диеп язып куйдым
Яӊа яуган ак карга.
Чү, таптама, һич ярамый
«Әни»  сүзен таптарга.

Балалар бакчасында өйрәнгән бу шигырьнеӊ юлларын әле бүген дә күпләр хәтерлиләрдер. Көндәлек тормышта без әниләрнеӊ изге җан икәннәрен  исебездә тотарга тырышабыз, аларны фәрештәләргә тиӊлибез. Әниләрнеӊ һәркемгә, сабыймы ул, яшь кешеме, ир уртасысы яисә инде олы апамы - иӊ якын кеше икәнен беләбез.

Ә менә тормышта бар әниләр дә без күрергә теләгән югарылыкта балаларына үрнәк булып яшәмиләр. Район суды каравына кертелгән эшләр шуны күрсәтә.

Мәсәлән, N. исемле хатын 3 бала анасы, олы улына - 7, икенче кызына 3, ә өченчесенә бары бер яшь тулган. Тупланган рәсми кагәзьләрдән күренгәнчә, балалар ач, ялангач килеш өйдә вакытларын үткәрәләр, әни дигән кеше балаларныӊ тәрбиясе белән шөгыльләнер иде, хәмер эчкәч, алар кирәк түгел шул.

2017 елныӊ  10 декабрендә   N. чираттагы   бәйрәмен ясап, аракысын күпләп куллана. Ач һәм киемсез балаларын салкын, ягылмаган өйдә шешәдәш X. дустына калдырып, кәефләнергә чыгып китә. Соӊрак күзәтү белән кергән фельдшерныӊ, балаларны сәламәтләндерү өчен хастаханәгә алып бару тәкъдименнән дә баш тарта. Икенче көнне ведомствоара комиссия килеп, тикшерү уздырган вакытта да балалар ач һәм киемсез диярлек булалар.    

31 март көнне кич белән, N. үзе белән бергә яшәүче шешәдәш X. белән ныклап хәмер куллангач, олы малаеныӊ урамда икәнен онытып, ишекне бикләп йокларга ята. Уеннан кайткан бала, күпме генә ишекне, тәрәзәне шакып, ялварса да, аӊа ишек ачучы булмый. Авыл фельдшеры мескен баланы үз йортына алып кайтып җылыта, тамагын туйдыра. Кичке сигезенче яртыда  ведомствоара комиссия килгәндә өй һаман бикле була, бары ныклап һәм озаклап дөбердәткәч кенә ишекне ачалар. Айнымаган әни кеше үзенеӊ малаеныӊ өйдәме, юкмы икәнен дә белми.

Агымдагы елныӊ апрель аенда N. наркологик диспансерда дәваланып кайта. Ул анда булган чорда балалар дәүләт карамагында булалар.

Суд барышында ана кеше үзенеӊ гаебен тулысы белән таныды, аӊа 5000 күләмендә штраф салында.

Алсу Сәгыйтова,

Балтач суд хезмәткәре.

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш