Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Малын алганчы, документын карагыз!

Соңгы вакытта төрле төбәкләрдән терлек алып кайтып сатучылар күбәйде. Башкортстан, Оренбург, Саратов, Киров, Мари өлкәсеннән бозаулар ташыйлар. Тик менә күп очракта ветеринария тәләпләрен тупас бозалар.

Районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка районга бер генә терлек тә кертелергә тиеш түгел. Эшмәкәр ветеринар теркәү таныклыгы булганда гына мондый эшчәнлек белән шөгыльләнә ала. Ул сатып алган терлекнең 1нче форма ветеринария белешмәсе булырга, анда нинди прививкалар ясалганлыгы күрсәтелергә тиеш.

Терлекне алып кайткач, эшмәкәр аны бер ай ветеринария табибы күзәтүе астында карантинда тотарга бурычлы. Бернинди чир табылмаса, аңа 4нче форма ветеринария белешмәсе бирелә һәм инде ул аны сата ала. Сатып алганда малларның ветеринария белешмәсе таныклыгын сорагыз. Югыйсә, аларны алып кайткан көнне үк сата башлыйлар. Андый терлекләр 2-3 атна үткәч авырый башларга мөмкин. Тиешле тикшерү үтмәгән маллар белән лейкоз, туберкулез, түләмә (сибирская язва), лептоспироз, микроспория (стиргущий лешай) кебек йогышлы авырулар ияреп кайтырга мөмкин. Сатып алган терлек авырып үлгәч кенә искә төшә дә бит, әмма соң була шул.
И.ГАРИПОВ,
баш ветеринария идарәсенең
Саба территориаль бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250