Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Машинага номер сайлыйбызмы?

Русия Президенты Владимир Путин автомобиль хуҗаларына номер билгесен турыдан-туры аны эшләүчедән алу хокукы бирә торган федераль законга кул куйды. Документ 30 июль көнне хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

Моңа кадәр Русиянең нибары 11 төбәгендә  номер знаклары ясап чыгаручы пунктлар саны җитәрлек  дип хәбәр ителә иде, ә илебезнең 32 субъектында бу күрсәткеч 30 процентка да тулмый иде. Русиянең якынча ярты субъектларында  дәүләт теркәү знакларын ясап чыгаручы пунктлар теркәү подразделениеләреннән 100 километрдан да ераграк урнашкан.

Имзаланган законга ярашлы, хәзер “автомобиль хуҗалары номер знагын машиналарын дәүләт теркәү подразделениесендә  теркәгәч тә яисә номер знакларын ясап чыгаручылардан турыдан-туры ала ала”.

Закон 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә, дип яза Өмет.


Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: ТАСС.
Фото: Ачык чыганак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина номеры