Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Машинаны имниятләштерү һай җиңел түгел икән Балтачта…

Машинаны яңадан иминиятләштерү вакыты җиткәч, иминият компанияләреннән белешергә булдым: кайда-ничек?

Берсенә бардым: "Бездә бернинди дә льготалар каралмаган, өстәвенә мәҗбүри гомереңне дә иминиятләштерергә кирәк", диләр.
- Бу бит законлы әйбер түгел, Сез аны мәҗбүри итеп куя алмыйсыз, - дип җавап бирәм.
- Законлымы түгелме, безгә кушылган, безнең өстә начальник бар, - ди агент ханым. Хәзер бөтен җирдә шулай эшлиләр, - дип аңа ярдәмгә килә икенчесе.
- Алайса, мин прокуратурага мөрәҗәгать итәм, - дим.
Теләсәң кая бар дигән жавап яңгырап калды артымнан.
Димәк, агентлар прокуратурага караганда начальникларыннан күбрәк шүрли. Ул-бу була калса, хуҗалары аларны йолып калачагына ышаналар дигән сүз түгелме бу? Уйланырлык урын бар…
Ярый, киттем икенче компаниягә, анысында гомереңне иминиятләштерү арзанрак, әммә шулай ук «мәҗбүри» икән. Монысында инде дорфа гына «Әна башка компанияләргә бар!», дип калдылар.
Гомумән, Балтачта барлык компанияләрдә дә шул ук хәл, барсында да «мәҗбүри», законлы булмаса да.
Бу агентлар, аз гына уйлап карый микән соң, иртә таңнан торып, караңгы төнгә кадәр тир түгеп эшләп тапкан авыл агаеның акчасын алдап җыеп утырып кына, рәхәт күрә алырлар микән? Мөгаен, күрәләрдер, алай ук оятсыз кыланмаслар иде…
Әйтер сүзем шул: "Авылда бит ялы да, бәйрәме дә юк. Эше дә сезнеке кебек сәгатьле генә түгел. Эшеннән сорап район үзәгендә арзангарак иминиятләштереп булмасмы дип килгән кешене шулай эт типкәсендә йөртәсез. Законнан курыкмасагыз да, Ходай-Тәгалә бар әле, шунысын уйлагыз".
Фото: http://www.volpromex.ru/finansy/bolshaja-chast-strahovogo-moshenichestva-prihoditsja-na-avtostrahovanie.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250