Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Машина йөртү таныклыгына имтиханда күбрәк хата ясарга рөхсәт итәргә җыеналар?

Әлегә машина йөртү хокукы алу өчен практик имтиханда кандидат бары тик 5 штраф балл гына алырга мөмкин.

2024 елның 1 апреленнән Россиядә машина йөртүче булырга кандидатларга автомобиль белән идарә итү хокукына практик имтихан вакытында күбрәк хата ясарга рөхсәт ителергә мөмкин. Бу хакта ТАСС Россия Эчке эшләр министрлыгы әзерләгән административ регламент проектына сылтама белән хәбәр итә.

Әлегә машина йөртү хокукы алу өчен практик имтиханда кандидат бары тик 5 штраф балл гына алырга мөмкин, шуннан артса, имтихан тапшырылмаган дип санала. Регламентның яңа проектында штраф балларын 5тән 7гә кадәр арттыру турында сүз бара.

Хокук сакчылары аңлатуынча, мондый үзгәрешне 2021 елның 1 мартында хәзерге административ регламент үз көченә кергән вакыттан практик имтиханнар уздыру нәтиҗәләрен анализлауны исәпкә алып кертергә карар кылганнар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев