Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Машина йөртүчеләр өчен яңалык

Бу хакта тулырак безнең язмада.

Россиялеләргә машина йөртү таныклыгын ун елга түгел, ә егерме елга бирә башларга мөмкиннәр. Бу хакта Дәүләт Думасының транспорт комитеты башлыгы Евгений Москвичев РИА Новости белән сөйләшүдә хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, хәзер тиешле төзәтмәләр әзерлиләр.

Депутат билгеләп үткәнчә, медицина комиссияләрен төгәл узучы, кагыйдә бозмаган һәм исәптә тормаган гражданнарны «тагын бер тапкыр белешмәләр җыярга мәҗбүр итәргә» кирәкми. 

Элегрәк 2024 елның 1 апреленнән машина йөртү хокукын алу системасындагы үзгәрешләр турында билгеле булды. Аерым алганда, автомәктәпләрне контрольдә тотуны көчәйтү планлаштырыла. Шулай ук, яңа төзәтмәләр нигезендә, җиңел автомобиль яки йөк машинасы белән идарә итү стажы бер елдан азрак булса, D категориясе хокукларына дәгъва итә алмаячак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев