Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Менә бит: яшь аналарны бәхет баса!

1 гыйнвардан йөклелек һәм бала табу һәм тәрбияләү буенча айлык пособие түләүгә карата үзгәрешләр көтелә. Нинди үзгәрешләр бар соң?

Беренчедән, вакытылыча эшли алмаучыларның көнлек түләве арта. Узган 2018 һәм 2019 елларда максималь түләү 815 мең һәм 865 мең икәнен исәпкә алсак, көнлек түләү 2150 сумнан 23011 сумга кадәр җитәчәк. Димәк, айлык түләү күләме дә арта дигән сүз.

Иминият фонды тарафыннан, ана булу белән бәйле,  дүрт төрле түләү каралган. Шуларның икесе уртача хезмәт хакына бәйле. Болар йөклелек һәм бала табу, бала тәрбияләү буенча айлык пособие; медицина оешмаларына йөклелекнең беренче атналарында исәпкә басу өчен булган түләүләр.

2020 елның 1 гыйнварыннан алып йөклелек һәм бала табу буенча 140 көнлек отпуск өчен максималь түләү 322 мең 190 сум тәшкил итәчәк. Бала карау буенча айлык пособие күләмен исә максималь 27 984,53 мең сум итәчәкләр.

Йөклелекнең алдагы срокларында медицина оешмаларында теркәлгән өчен һәм бала тапканнан соң бер тапкыр бирелә торган акчаның күләме үзгәрмәячәк. Иминият фонды билгеләп үткәнчә, 2019 елның 1 февраленнән бала туганнан соң бер тапкыр бирелә торган акча 17 мең 479,73 сум, ә исәпкә баскан өчен түләнелә торганы – 655,49 сум тәшкил итә, дип яза Шәһри Казан.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие