Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Меркурий»да тагы үзгәрешләр

Татарстан Республикасы электрон ветеринария сертификациясе системасын – «Меркурий»ны файдалана. Ул 2018 елның 1 июлендә үз көченә кергән иде. Менә хәзер аӊа тагы үзгәрешләр кертелә.

Аныӊ нигезендә ветеринария сертификациясе узарга тиешле продукция исемлеге киңәйтелә һәм алар электрон ветеринария документлары белән тәэмин ителәчәк. Хәзерге вакытта электрон документлар рәсмиләштерү һәм бирү ведомство карамагындагы барлык учреждениеләрдә гамәлгә ашырыла һәм бирелгән гомуми күләмнең 100% ын тәшкил итә. Электрон ветеринария документлары исемлегенә сыр, сөт, атланмалар, эремчек, атланмай, сөттән ясалган май һәм май, ит һәм балык продукциясе 2019 елның 1 июленнән кертеләчәк. Шул ук вакытта йогурт, кефир, сөт сыворотка, сөрүлек, бушаган атланмалар һәм сөтне икенче этап белән исемлеккә кертү планлаштырыла.

Таләпләр үтәлмәгән очракта административ штрафка тарту каралган, юридик затларга ул 20 меӊ сумга кадәр куелган. Ә иӊ зур штраф ветеринария документлары рәсмиләштерелмәгән хайваннарны сату-алу өчен каралган: юридик затларга ул 300 меӊнән 500 меӊ сумга кадәр.

Фото: скриншот mercury.vetrf.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: меркурий

2
X