Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Җәмәгать, машина йөрткән өчен... төрмә булмасын!

Илебездә исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручы машина йөртүчеләр белән бәйле вәзгыять һаман да шактый катлаулы булып кала бирә. Хәер, тиздән алар исерек хәлдә рульгә утырыр алдыннан мең кат уйлый башлар, мөгаен - 1 июльдән андый йөртүчеләрне җинаять җаваплылыгына тарту турындагы закон гамәлгә керә.

Татарстанда 2014 елда гына да исерек хәлдәге машина хуҗалары катнашында 455 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Нәтиҗәдә, 73 кеше үлгән, ә 686 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 2015 елның беренчел нәтиҗәләренә килгәндә, беренче ике айда гына да республикада исерек машина йөртүчеләр 27 юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган. Нәтиҗәдә, 6 кеше үлгән, ә 36 татарстанлының исә төрле җәрәхәтләр алганлыгы билгеле.

ЮХИДИ идарәсе вәкилләре тарафыннан ачыклана торган исерек машина йөртүчеләр саны исә бермә-бер күбрәк. 2014 елда гына да полиция вәкилләре шундый 20 мең (!) машина йөртүчене ачыклаган. Агымдагы елның ике аенда гына да аларның саны 2,5 меңнән артып киткән.

300 мең сумлык штраф түлисең килмәсә

1 июльдән башлап исерткеч эчемлек кулланган хәлдәге машина йөртүчеләр белән бәйле яңа закон гамәлгә керә. Яңа кагыйдәләр нигезендә, әгәр ЮХИДИ идарәсе вәкилләре машина йөртүчене исерек хәлдә икенче тапкыр рәттән тоткарлый икән, аны җинаять җаваплылыгына тартачаклар. Шул рәвешле:

- әгәр машина йөртүче исерек хәлдә руль артына утырган өчен машина йөртү таныклыгыннан азат ителгән булса;

- исерек хәлдә икенче тапкыр рәттән тоткарланса (беренче вакыйгадан соң бер ел узмаган очракта);

- алкоголь кулланган хәлдә юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган өчен җаваплылыкка тартылган булса;

- исерткеч эчемлек кулланган хәлдәме-юкмы икәнлекне ачыклый торган тикшерүдән баш тартса

әлеге затны җинаять җаваплылыгы көтә.

Җаваплылыкның төрләре исә шулай ук берничә:

- машина йөртүчегә 200-300 мең сум күләмендә (!) штраф салына;

- штраф җаваплылыкка тартылучының 1-2 еллык табышы күләмендә билгеләнә;

- 480 сәгатьлек мәҗбүри хезмәт;

- 2 ел дәвам итәчәк мәҗбүри эш;

- яисә инде машина хуҗасы 2 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

Әле алай гына да түгел, җәзаларга тагын бер мөһим пункт өстәлә: җинаять җаваплылыгына тартылган зат өч ел дәвамында машина йөртә алмаячак. Шунысын да исегезгә төшерәбез: моңа кадәр әлеге төр хокук бозулар өчен җәза күпкә кечкенәрәк иде: исерек йөртүчеләргә 50 мең сум күләмендә штраф салынды һәм алар 3 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителделәр.

9 еллык төрмә яный

Әлеге үзгәрешләр, чыннан да, шактый җитди һәм «алкогольне кабып кына караган» кеше өчен дә зур күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә ЮХИДИ идарәсе халыкны сак булырга, исерек килеш руль артына утырмаска чакыра. Юкса, килеп туачак күпсанлы проблемалардан качып котылам димә.

Закондагы үзгәрешләр моның белән генә бетми әле. Әгәр исерткеч эчемлек кулланган хәлдә рульгә утырган машина йөртүче гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт фаҗигасендә бер кеше үлсә, ул 2-7 елга рәшәткә артына озатыла. Җитмәсә, аңа өч ел дәвамында кайсыбер мөһим вазифаларда эшләү һәм билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү тыелачак. Әгәр авариядә исерек йөртүче гаебе белән ике һәм аннан да күбрәк кеше үлсә, төрмәдә "утыру" вакыты 4 елдан алып 9 елга кадәр җитә.

Шунысын да искәртеп узабыз: моңа кадәр әлеге төр хокук бозуларда гаепле исерек йөртүчеләргә карата төрмәгә утыртуның төгәл вакыты билгеләнмәгән иде. Карарны судья шәхсән үзе кабул итеп килде. Кайчакларда мондый төр хокук бозулар өчен мәҗбүри эш белән "котылган" машина хуҗалары да булгалаган.

Интертат.ру

Фото: http://vk34.ru/assets/images/piyaniy-za-rulem-55-volgograd.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250