Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Миграция контроле һәрчак булырга тиеш (фото)

27 сентябрь көнендә район башкарма комитетының утырышлар залында узган чираттагы җыелыш райондагы миграция хезмәте эшчәнлегенә кагылышлы иде.

Районыбыз җирлегендәге вәзгыятне күзаллау өчен сүз район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усмановка бирелде.
- Федераль миграция хезмәте идарәсенең Балтачтагы бүлекчәсе, халыкча атасак, паспорт өстәле карамагында районның статистикасы чагыла. .Читтән күчеп кайткан кешеләр, гомумән, чит ил гражданнары авыл җирлекләрендә теркәлергә тиеш, алар хакында мәгълүматлар булдырырга кирәк. Бернинди тамырлары, туганнары булмаган бөтенләй чит кешеләр яки башка милләт вәкилләреннән "Ни өчен күчеп кайтып торырга безнең районны сайладыгыз?" дигән сораулар бирәбез. Алар Балтачта яшәр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, уңайлы җирлек, дип җавап бирәләр. Димәк, күршеңдә кем яшәвен, авылга кайтып торучыларга игътибарлы булырга кирәк. Миграция контроле һәрчак булырга тиеш. Чит һәм шикле кешеләрне очратканда район эчке эшләр бүлегенә яки авыл җирлеге идарәсенә хәбәр итү сорала. Әгәр дә законга каршы эш алып барыла яки хокук бозу очраклары расланса, штрафка тартыла, ә штраф күләме кечкенә түгел, 1 мигрантка 250 мең сум, - дип искәртте.
Шулай ук чыгыш ясаган Карадуган һәм Урта Көшкәт авыл җирлекләре җитәкчеләре дә үз җирлекләрендә башкарылган миграция хезмәтенә кагылышлы эшчәнлекне чагылдырып үттеләр. Кайтып урнашкан төрле милләт вәкилләре, тузган, хуҗасыз йортлар, ташландык биналар, умарталыклар хакында аңлатмалар бирделәр.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250