Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Миллиардер малае Казанда әнисен буып үтергән

Казан шәһәренеӊ «Корстон» кунакханәсендә 10 декабрь көнне кич белән шунда торучыларныӊ берсе канга буялган киемнәр белән коридор буйлап йөрүче яшь егетне күреп ала һәм отель хезмәткәрләренә хәбәр итә.

Алар үз чиратында бу егетнеӊ туктаган номерында телефон чыбыгы белән буып үтерелгән гәүдәгә юлыгалар. Тоткарлаудан соӊ беренчел тикшерү күрсәткәнчә, бу 44 яшьлек ханым тоткарланган бәндәнеӊ әнисе булуы ачыклана. Алар бергәләп Мәскәү шәһәреннән Казанга треннинг үтәргә килгән булалар.
Соӊгы интернет чыганаклардан алынган мәгълүматләргә караганда үтерүдә шикләнеп тоткарланган 19 яшьлек бәндә олигарх малае булып чыга. Аныӊ миллиардер әтисе "Старик Хоттабыч" кибетләр челтәре хуҗасы һәм OBI сәүдә челтәренеӊ акционеры. Бу вакыйга буенча җинаять эше кузгатыла, бүгене көндә тикшерү бара.
Фото: http://ren.tv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250