Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Миллиардер Семинны кулга алу турында карар чыгарылган.

"Адмирал"дагы янгыннан соң, тикшерү эше дәвам итә. Казанда янган "Адмирал" сәүдә үзәге хуҗасы булган миллиардер Алексей Семинга читтән торып гаепләү белдерелгән. Милиардер хәзерге вакытта Франциядә һәм тиз генә кайтырга да җыенмый бугай. Бу хакта тикшерү комитеты хәбәр итә.

"Менеджмент" оешмасы идарәчеләр шурасы рәисе Алексей Семинга 219 маддәнең 13нче өлеше - янгын иминлеге таләпләрен бозу сәбәпле, ике яки аннан да күбрәк кеше үлеме, 201 маддәнең икенче өлеше - үз вәкаләтләреннән явызларча файдалану, 327нче маддәнең беренче өлеше - ялган документларны ясау, 238нче маддәнең өченче өлеше - иминлек таләпләренә туры килмәгән эш башкару нәтиҗәсендә ике һәм аннан да күбрәк кеше үлеме, нигезендә гаепләү белдерелә. Элегрәк шундый ук гаепләүләр ширкәтнең генераль директоры Роберт Хәйруллинга белдерелгән иде.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2007 елны Семин һәм Хәйруллин "Серп и Молот" Казан заводының җитештерү бинасын сатып алып аңа сәүдә комплексы статусы биргән һәм арендага тапшырган. Бинада инженер коммуникацияләр, шул исәптән янгын сүндерү җайланмалары булмаган.
Суд инде Хәйруллинны сак астына алды. Семин эзләүгә игълан ителгән. Җинаять эше кысаларында «Менеджмент»ның барлык милке кулга алынган.
Хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерү барышында 12 кеше җаваплылыкка тартылган.
11 март көнне "Адмирал"дагы янгында 17 кеше һәлак булды, дип хәбәр итә «Азатлык» радиосы сайты.
Фото: http://rt.rbc.ru/tatarstan_topnews/25/11/2013/890900.shtml

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250