Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Миллионнар җилгә оча

«Кырыкалдарлар» райондашларыбызны ышандырып, аларныӊ акчаларын үзләштерүләрен дәвам итәләр.

Район утырышлар залында барган җыелышта, бары бергә, бергәләп аӊлату алып барсак кына, бу җинаять төренә чик куя алабыз, дип белдерде район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Илдар Усманов. Аныӊ җиткерүенчә, телефоннан төрле шалтыратучыларга ышанып, райондашларыбыз миллионлаган сум акчаларыннан колак кагалар икән. 2020 елда районда «мошенничество» матдәсе буенча 23 җинаять эшләнгән, алдарларга 2 миллион 17 меӊ акча күчерелгән. 2021 елда мондый җиаятьләр саны 85кә җиткән, аныӊ 57 очрагы ачылган. Райондашларыбыз кесәсеннән 10 миллион 609 меӊ сум акча караклар кесәсенә «шуган». Агымдагы елныӊ ике аенда мондый 17 җинаять теркәлгән, шуныӊ 13е ачылган, 2 миллион сумнан артык акчадан колак какканбыз. Иӊ аянычлысы шул, ди Илдар Усманов, җинаятьне дә ачабыз, гәеплене дә табабыз, әмма акчаларны гына кире кайтарып булмый, чөнки миллионнар инде җилгә очкан була. Инде өсте-өстенә әйтеп торабыз, юк, күптән түгел районыӊ бер авылы кешесе 340 меӊ сум акчаны телевизор алыр өчен күчерә. Күчерүен күчерә, әмма телевизор гына юк. Шундый зур суммага техника алганчы, аз гына булса да, уйларга кирәк бит инде, ди эчке эшләр бүлеге начальнигы.

    Сак булыйк, телефоннан нидер ышандыручыларга ышанмыйк, уяулыкны саклыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кырыкалдар