Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мөһим хәбәр: көн үзәгендә бала язмышы

Район мәдәният үзәгендә Балтач районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Утырыш эшендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Сабирҗанов Наил Нургаяз улы, комиссия рәисе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидәел улы, комиссиянең җаваплы секретаре Гыйләҗева Миләүшә Равил кызы, комиссия белгече Шәфыйкова Гөлшат Фәрит кызы һәм комиссия вәкилләре катнашты.Утырышка шулай ук әлеге юнәлештә эшләүче, закон сагында торучылар да чакырылган иде.

Комиссия утырышының көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Балтач муниципаль районында Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек һәм хокук бозуларны профилактикалау

2. Имин булмаган гаиләләрне вакытында ачыклау

3. Яшүсмерләр арасында алкоголизм, наркомания таралуны, психоактив матдәләр куллануны кисәтү буенча профилактика

4. Балаларны медиакиңлектә хокукка каршы контенттан яклау турында

Көн тәртибенең беренче һәм икенче сораулары буенча Балтач районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ПДН өлкән инспекторы Ләйсән Марат кызы Шакирова чыгыш ясады.

Өченче көн тәртибе буенча сүз «Балтач үзәк хастаханәсе» нең халыкка хезмәт күрсәтү буенча баш табиб урынбасары, табиб нарколог Рәшит Кәлимулла улы Шәфигуллинга бирелде.

Балаларны медиакиңлектә хокукка каршы контенттан яклау турында "Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе" МКУ җитәкчесе Алия Юныс кызы Шагаева сөйләде.

Тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев