Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Мин Брежневка аттым”

Ләкин бәйрәм тантанасын күрсәтү кинәт өзелә һәм... ату тавышлары ишетелә. Милиционер сыйфатында сакта торган хәрби лейтенант кортежга төбәп ике пистолеттан ут ача.

1969 елның 22 гыйнварында телеканаллар бөтен илгә Кызыл мәйданда космонавтларны каршы алу тантанасын күрсәтә. Хөкүмәт кортежында Валентина Терешкова, Алексей Леонов, Андриян Николаев, Георгий Береговой һәм КПСС Үзәк комитеты Генеральный секретаре Леонид Брежнев барырга тиеш була. Ләкин бәйрәм тантанасын күрсәтү кинәт өзелә һәм... ату тавышлары ишетелә. Милиционер сыйфатында сакта торган хәрби лейтенант кортежга төбәп ике пистолеттан ут ача. Бер автомобильнең водителе һәлак була, ике космонавт зыян күрә. Ленинградтан булган 21 яшьлек атучы Виктор Ильинны шундук эләктерәләр һәм сорау ала башлыйлар. Ул Брежневны үтерергә теләвен әйтә.

Экспертиза Ильинны психик авыру дип таба һәм “сәяси террорчыны” 20 елга психиатрия дәваханәсенә озаталар. Аннан чыккач бичара киллер күз уңыннан гаип була.

Әле Виктор Ильинга 71 яшь. Ул Петербургтагы бер йортның беренче катында иске генә фатирда яши. Журналистлардан качып йөргән пенсионер күптән түгел әлеге вакыйгага бераз ачыклык кертергә карар иткән.

Ильин Брежневны үтерергә ярты ел әзерләнә. Коралны иркен кулга төшерү мөмкинлеге булу аны шушы адымга ныклап этәрә. Мондый мөмкинлек булмаса, мин бу җинаятьне эшләмәс идем, ди ул. Беренче тапкыр пистолетлар күргәч әйтеп аңлаталмастай ләззәт кичерүен әйтә. Бу күренеш психикага наркотиктан да начаррак тәэсир итә, янәсе.

— Мин студент елларында ук властька каршы идем. Бу система миңа ошамады. Аннары эшләгәндә Русия халкының никадәр хәерче яшәвен күрдем һәм партиягә каршы барыр өчен миңа корал кирәк булуын аңладым. Шуннан армиягә эшкә күчтем, — ди ул.

Хәрби частьтан ул качып китә. “Мәскәүгә билет” дигән язуы гына кала. Аны соңрак чекистлар табып ала...

21 гыйнварда Ильин Мәскәүдә яшәүче ерак туганнарына килә. Табын корыла, аннары кинога баралар. Иртән торып тамак ялгагач, һәркайсы үз эше белән китә. Ильин музейга барасы килүен әйтә. Ләкин башта хәрби киемендә Кремльгә барырга ниятли. Әмма туганнарында милиция сержанты формасы күргәч, аны сорап ала. Космонавтларны якыннан күрәсе килүен әйткәч, каршы килмиләр.

Үзе белдерүенчә, ул икенче һәм өченче автомобильгә атарга уйлый. Космонавтларны беренче машинада, дип уйлый, ләкин аларның икенче машинада да була алуын уйлап җиткерми. Ату тынгач, ә ул барлык 16 ядрәсен дә чыгарып бетерә, аның янына сак хезмәткәрләре йөгереп килә һәм Кремльгә алып китә.

Соңынан билгеле булуынча, Брежнев бишенче машинада була, ә бәлки бөтенләй икенче юлга кереп киткәндер, ди Ильин. Ул үзе үтергән водительне чын күңеленнән кызгана. Мәрхүм 45 ел кортеж йөрткән пенсиядәге кеше булып чыга. Аңа рәхмәт йөзеннән соңгы тапкыр космонавтларны утыртып барырга рөхсәт иткән булалар...

Ильинның бу  эшен планлаштырылган һәм гамәлгә ашырылган иң яхшы үтерүгә омтылыш дип атарга була. Кайбер чыганаклар аның планын КГБ белгән, дип исәпли. Фаразларның берсе буенча, бер хәрбинең ике пистолет белән Мәскәүгә очуы турында хәбәр килә. Ләкин аңа комачауламаска булалар, Брежневны икенче машинага күчереп кенә утырталар. План буенча, бу хәлдән соң КГБ җитәкчесе Юрий Андроповны вазыйфасыннан алырга карар итәләр...

Әйткәнчә, Ильиннан Юрий Владимирович үзе сорау ала. “Ни өчен моны эшләдегез?”, “Нәрсә этәрде?”, “Брежнев урынында кемне күрергә теләр идегез?” дигән сораулар яудыра. “Соңгы сорау мине коткарды”, ди Ильин. Ул Михаил Суслов дип җавап бирә. Аның абруйлы, белемле, хөрмәтле кеше булуын белдерә. Бу власть башындагылар арасында сыйнфый көрәш кызган вакыт була һәм Брежнев та үз хәленең бик мөшкел икәнен яхшы аңлый.

“Мине төрмәгә утыртмаганнар икән, моның өчен Андроповка рәхмәт”, ди Ильин. Аны Казан психиатрия дәваханәсендә тоталар. Бернинди кыенлык күрми, укол кадамыйлар, дару бирмиләр, электрошок кулланмыйлар. Бу Андроповның турыдан-туры күрсәтмәсе, ди Ильин. Ул табиблар белән дустанә мөнәсәбәттә була, шашка уйный. Ленинградка кайткач, урындагы табиблар аңа фатир, пенсия хәстәрли. Дәваханәдән чыккач, барысы да тизрәк четерекле хәлләр турында белешергә ашыга, ләкин ул “Андроповка рәхмәт әйтәсем килә”, дигән сүзләр белән генә чикләнә.

“Илле ел элек булган заманга әйләнеп кайтсагыз, бу эшне эшләр идегезме?” дигән сорауга бүген Ильин: “Көрәшер идем, ләкин икенче юл белән”, дип җавап бирә.

— 15-18 яшьтә мин башка төрле фикерли башлаган идем инде. Көрәшнең төрле юллары бар. Мин тарихны ярата идем, “Америка тавышы”н, “БиБиСи”ны тыңладым. Русиянең лаеклы яшәр өчен бөтен мөмкинлеге дә бар иде, ләкин Хрущев, Брежнев һәм Ельцин барысын да туздырып бетерделәр, — ди Ильин.

Аның властька нинди таләпләре булган соң? Күппартиялелек, сайлау мөмкинлеге, шәхси эшкуарлыкны рөхсәт итү.

Иреккә чыкканнан соң, ул теләсә кайда эшләп йөри. Аны сәясәтчеләр дә, бандитлар да үз араларына чакырып карый, тик юкка. Космонавтлардан Алексей Леонов белән очраша. “Аның миңа дәгъвасы юк иде. Ул стресс кичергән, ләкин зыян күрмәгән. Әлбәттә, мин гафу үтендем. Ләкин минем гафу сүзләрем кемгә кирәк...”

Резеда ФАЗЫЛОВА.
kiziltan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җинять