Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Мин үлсәм, елама, әни», — дип әйткән булган»

Энеләренә дә: «Киләсе елда печән өстендә Алмаз абыегыз булмас, сагынырсыз әле», — дип әйткән булган.

4 ноябрь көнне Сабаның Олы Арташ авылында булган җинаять республика халкын гына түгел, табигатьне дә тетрәндергән диярсең. 6 ноябрьдә, Алмазны җирләгән көнне буранлый-буранлый, шашып яңгыр койган. Гүя, җиһан мондый гаделсезлек, кансызлык белән риза түгел!

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе сайтындагы хәбәрдән күренгәнчә, тикшерүчеләр фаразы буенча, ике ир-ат башта утын ярган, аннары шашлык кыздырып, спиртлы эчемлекләр белән утырып алырга уйлаганнар. Итне җебетергә куйганнар да, ул арада берсе эш буенча чыгып киткән, кайтса, әле шашлык кыздырылмаганын күргән. Шуның аркасында тавыш чыккан. Ачуыннан йорт хуҗасы иптәшенә пычак кадап, үзе йокларга кереп киткән. Алган җәрәхәтләреннән егет шунда ук җан биргән...

Кичә Алмазның өчесен үткәргәннәр. Кайгыны төрле кеше төрлечә күтәрә: кемдер бик басынкы, тотнаклы, хәсрәтне җиңелрәк кичергән кебек. Хисле, эмоцияле, нечкә күңелле кешеләрнең күңелен хәсрәт әле бик озак айкап йөри. Алар да сүз дә әйтә алмаслык дәрәҗәдә була. Әнисе Рәйхана апа да әлегә безнең белән уртаклашыр хәлдә түгел иде. Аның хис-кичерешләрен Энҗе ханым җиткерде.

— Бернинди музыка да тыңлый алмыйм, ди Рәйхана. Кухняда вакытта музыка куя идем дә, «Әнием, әйдә, син ашарга пешер, мин синең янда биеп торам», — дип әйтә иде ди. «Чәеңне кайнар итеп яса да, эчик әле икәү», — дия иде ди.

Ул Казанда эштә иде, җәй көне авылга кайтты да, җәй буе энесе белән шабашкага йөрделәр. Бер көн калмадылар. Ходай сиздергән кебек, гел анасы янында булды ул быел. Тәмле әйберләр алып кайта иде ди: «И, улым, алма инде акча тотып, әле тегене, моны эшлисе бар бит», — дигәч тә, «Юк, әнием, кирәк, менә творожный сыр алып кайттым, син аны гомергә үзең алып ашамыйсың, аша әле. Тәмле шоколад алып кайттым, әйдә әле, шуның белән чәй эчик. Әнием, бөтенесе дә әйбәт була, борчылма син, сиңа дип алдым. Сиңа кем алып кайта аны? Минем эшләгән акча ул», — дип әйтте ди. Менә кызлар да әйтми торган сүзләр бит бу! Ничек еламыйсың шушыларны искә төшереп?

Печән өстендә дә күңеле сизгән кебек әйткән бит ул. Энеләре трактор белән кайтып киткән, ә Алмаз: «И, әнием, әйдә, без болыннан турыга гына җәяүләп кайтыйк әле», — дигән. Шунда бергә утырып та торганнар. «Казанга китәм дисең, начар кешеләр очрамасын юлыңда, тәртипле генә йөр, кешеләргә зыян сала күрмә, өйләнергә дә вакыт инде», — дип әнисе киңәшләр дә биреп утырган. «И, әнием, борчылма минем өчен, бер кешегә дә зыян салмыйм. Мин бүгенге көн белән генә яшим. Күпме гомерем калгандыр, мин үлсәм, елама, әни», — дип әйтте ди. Төшләр күргәндерме, ник алай әйткән — белмим. Энеләренә дә: «Киләсе елда печән өстендә Алмаз абыегыз булмас, сагынырсыз әле», — дип әйткән булган. Соңгы вакытта гел шулай йөргән ул.

Кара хатирәләр калдырды инде бу көннәр. Авылда бер төрле шомлы, — ди Энҗе Вәлиева.

Тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше үтерү