Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

"Ә мин синең хатыныңны яхшы беләм..."

Краcнодар краенда яшәүче ике дус табигатькә чыгып, ял итәргә булган...

Инде берничә шешә сыра эчкәч, ирләр хатын-кызлар арасындагы популярлыклары белән мактана башлый. Нәкъ шул вакытта дөреслек ачыла да инде. Дусларның берсе икенчесенең хатыны белән җенси элемтәгә кергәнен әйтә. Моны кичерә алмаган ир төн җиткәч җирдә йоклап ятучы дустының өстеннән машина белән чыга...

Ни эшләгәнен аңлаган ир бу хәлне бәхетсезлек очрагы кебек күрсәтергә тырыша. Әмма хокук сакчылары барыбер дөреслекне ачыклый. Ир үз гаебен таныган. Сорау алу вакытында ул ике якын кешесенең аңа хыянәт итүен кичерә алмавы турында әйткән, дип яза Кызыл таң.

Фото: aul-uttara.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кешене таптаткан