Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Мин теләмим. Минем кәефем юк”

Уйлап кына карагыз, ул теләми! Ничек кечкенә баланы тәрбияләүче кияүдәге ана шундый сүзләр әйтә ала ул?

Балалар янда чагында алар өчен яшәгез...

Билгеле бер вакытка кадәр һәр әти-әни үз баласын балачактан чисталыкка һәм тәртипкә өйрәтә, тиешенчә тәрбияли, аның белем алуы белән шөгыльләнә дип уйлый идем. Һәрбер әти-әни үз баласына иң яхшысын гына тели бит. Ләкин минем әти-әни мәхәббәтен күзаллавым Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышыннан соң тамырдан үзгәрде.

Көн тәртибендә Балтач районы МВД бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсенә килгән хатларны карау бар иде. Безнең район ул хәтле үк зур да түгел кебек инде, ләкин проблемалы гаиләләр җитәрлек икән. Аларның кайберләрендә яшьләре тулмаган балалар спиртлы эчемлекләр куллана, кемдер төнлә әти-әнисез урамда йөри, ә кемдер бөтенләй кечкенә балаларның әтисен ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә тели... Тик барысыннан да ныграк гаҗәпләндергәне бер хатын-кызның ни өчен ул өйдәге тәртипне сакламый дигән сорауга җавабы иде: “Мин теләмим. Минем кәефем юк”. Уйлап кына карагыз, ул теләми! Ничек кечкенә баланы тәрбияләүче кияүдәге ана шундый сүзләр әйтә ала ул? Ә бәлки ул баласын да тәрбияләргә теләмидер. Сүз уңаеннан, үз баласын.

Гаиләдә баланы тәрбияләү белән гасырлар буена әти-әни шөгыльләнгән. Һәр кешенең киләчәге аның нинди гаиләдә үсүенә бәйле. Биредә балага үсеш, тәрбия, фикерләү һәм башка күп нәрсә салына. Баланың нинди булып үсүе, аны тормышка карашы гиләдән генә тора. Боларның барысы да иң якын һәм газиз кешеләрдән – әти-әниләрдән алына. Һәм әти-әни берничек тә бала өчен кәефем, теләгем, вакытым юк дия алмый инде. Тудыргансың икән – тәрбиялә.

Яки тагын менә шундый очрак. Яшь күпбалалы пар. Әдәпле кешеләр кебек, яхшы киенгән, пөхтә, итагатьле үзләре. Ләкин ир кешенең даими рәвештә буш урында гауга чыгаруы, балалар каршында хатынын кыйнавы ачыкланды. Ни өчен шулай эшләгәнен сорагач, ир, тыныч кына: “Ул мин эштән кайтышка ашау җылытып куймаган”, – диде. Мин сезгә ничек гаҗәпләнгәнемне, ничек ачуым чыкканын сөйләп тә тормыйм. Нинди анда мин, тормышта берни диярлек белмәүче яшь кыз, өлкән яшьтәге тәҗрибәле комиссия әгъзаларының да чәчләре үрә торды. “Син сау-сәламәт ир кеше бит, ике аягың, ике кулың бар! Үзеңә ашауны үзең җылыта алмыйсыңмыни! Бу хатыныңны кыйнар өчен сәбәп түгел! Хатын-кызга кул күтәрергә гомумән бернинди дә сәбәп була алмый”, “Синең хатының үзеңнең үк балаларың белән шөгыльләнә, һәм син аңа тагын кул да күтәрәсең!” – комиссия әгъзаларының реакциясе көтелгән. Аларның балалары нинди булып үсәр? Кырыс, усал, бар дөньяга үпкәле булып, бәлки, киресенчә, куркак һәм сөйләшмәүчән булыптыр? Кырыс шартларда үскән теләсә нинди бала башка төрле тормышны аңламый да, белми дә. Нәкъ менә шуңа ул нәкъ әти-әнисе кебек булып үсә, үз тормышын озак вакытлар дәвамында күргәнчә төзи. Бәлки әти-әниләргә уйланырга кирәктер: алар балаларының шундый ук тормышта яшәүләрен теләр идеме икән?

Һәр әти-әни гаилә эчендәге тормышның бала шәхесе формалашуда зур роль уйнаганын белергә һәм истә тотарга тиеш. Даими ызгышлар, бәхәсләр, сугышлар сабыйның нервылы халәтенә булышлык итә. Эх, һәр әти-әни шуны аңлап, баланың тормышы өчен тырышса... Берни дә мәңгелек түгел, балалар үсәр, үз гаиләләрен корыр. Шуңа күрә әти әниләргә әйтәсе килә: балалар янда булганда, аларга үз мәхәббәтегезне бүләк итеп калыгыз, һәм шул чакта картаймыш көннәрегезне дә ялгызлыкта уздырырга туры килмәс.


Наталья Жукова,
Миләүшә Халикова тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кдн