Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Минем батутта сикерәсем килә!»

Бүгенге көндә кечкенә генә бәйрәмдә балалар өчен батут булмаса, ул бәйрәмгә саналмый башла. Ә бу мавыктыргыч вакыт үткәрүнеӊ нинди авыр нәтиҗәләргә китереп җиткерүен без әле аӊлап бетермибез.

Мәсәлән, Яр Чаллы шәһәренеӊ «ВНЕБОПАРК» батут үзәгенә карата Тикшерү комитеты тарафыннан «Куркынычсызлык кагыйдәләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Бу үзәктә беренче очрак 2017 елныӊ 16 маенда теркәлгән. Батутта сикереп уйнаган 12 яшьлек малай муен умырткалыгыныӊ 5нче һәм 6нчы сөякләрен сындыра («компрессионный перелом»). Шушында ук 5 июльдә 13 яшьлек кыз бала зыян күрә, умырткалыгыныӊ 6-7нче сөякләрен сына («компрессионный перелом»).

Татарстан Тикшерү комитеты җитәкчесенеӊ өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий, бу ике очрак буенча да тикшерү эшләре ачылган җинаять эшләре кысаларында алып барыла, дип хәбәр иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250