Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Миңнеханов торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр исәпләүнең дөреслеген тикшерергә кушты (видео)

Гражданнарның социаль якланмаган категорияләре торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә кагылышлы ярдәм чаралары, ташламалар белән тәэмин ителәчәк.

2022 елның 1 декабреннән бөтен илдә торак-коммуналь хезмәтләр тарифлары артты. Түләүләр арту сәбәпләрен халыкка җиткерү мөһим, әмма шул ук вакытта исәпләүләрнең дөреслеген тикшерергә кирәк. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

«Барлык шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр буенча тикшерү оештырырга. Түләүләрнең арту сәбәпләрен халыкка аңлату, шулай ук республикада гамәлдә булган социаль ярдәм чаралары турында әйтү мөһим», – диде ул.

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, районнар хакимиятләре башлыклары һәм шул тармакта эшли торган оешмалар җитәкчеләре түләүләрнең дөреслеген контрольдә тотарга, килгән барлык шикаятьләр буенча тикшерү үткәрергә тиеш.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, гражданнарның социаль якланмаган категорияләре торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә кагылышлы ярдәм чаралары, ташламалар белән тәэмин ителәчәк.

ТР Президенты Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына субсидияләрне вакытында түләүне тәэмин итүне йөкләде.

 

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: түләү