Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мәк саламы саклаган

Урта Көшкәттә яшәүче В. П. Апаков берьюлы ике маддә буенча хөкемгә тартылды. Берсе - рөхсәтсез корал, икенчесе - наркотик чимал саклаганы өчен.

Кулдан ясалган кыска саплы мылтыкны авылдашыннан алган булган һәм 30 еллап үзендә тоткан. Баштарак елга берничә тапкыр агачларга атып карадым, соңгы елларда атканым булмады, ди. Полиция В. Апаковның өеннән полиэтилен пакетка салынган мәк саламы да таба. Бакчада ел саен үзе тишелеп чыгып 7 - 8 данә мәк үсә. Су сипкән дә, төбен йомшарткан, гомумән, тәрбияләгән юк, дип аңлата хуҗа моны. Ә менә саламын ник җыйнап алып кергәнен аңлата алмый. Полиция кереп, табыр дип уйламадым, ди. Мылтыкны да тапмаслар әле, дип яшереп тоттым, дип бара. Сәер философия. Кулыннан килеп тотмасалар законны бозсаң да ярый димени.

В. Апаков һәр ике очрак өчен дә судта җавап тотты. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан амнистия булуы белән генә ирегеннән мәхрүм ителмәде. Ә шушы ике очрак өчен шактый озак утырып кайтырга да мөмкин иде югыйсә. Өегездә рөхсәтсез саклана торган кораллар булса, вакытында тиешле органнарга тапшырырга кирәк. Ә мәкне утыртмавың хәерле. Бигрәк тә наркотикларга каршы акция - айлык барганда наркотик маддәләр таратучыларга, наркотиклар ясау өчен кулланыла торган чималлар үстерүчеләргә контроль катгый булачак.

Фото: http://en.tengrinews.kz/userdata/article_en/2011/article_38/photo_50.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250