Мәхәббәт тилертә дә шул...
8 яшьлек егет, мәхәббәттән башын югалтып, акылга сыймаслык адымга барган.
Чиләбе егете күпмедер вакыт сөйгән кызы белән бергә яшәгән. Аралары суынгач, егет мөнәсәбәтләрне саклап калырга тели һәм яраткан кызын урлый.
Үтерү белән янап, егет кызны трассага таба алып китә. Яшьләр урманда йоклап ял итеп ала. Чираттагы тукталыш вакытында кыз качмасын өчен егет аны каеш белән үзенә бәйләп куя.
Нәтиҗәдә, юлда машина туктатып, алар Чиләбе шәһәренә кадәр барып җитә.
Шәһәр урамнарының берсендә егет йокымсыраган мәлдә кыз качып котыла. Тимер юл вокзалына барып, шундагы халыктан ярдәм сорый...
Егет үз гаебен таныган. Хәзерге вакытта аңа карата җинаять эше кузгатылган.
Фото: nastroy.net
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев