Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мәктәп директоры урынбасары 79 яшьлек әбине тукмаган

79 яшьлек карчык авыл мәктәбе яныннан узып барганда җиңел машинадан яңгыраган көчле музыка тавышына игътибар иткән. Караса, мәктәп директоры урынбасары үзе дә шунда икән.

Кырмыскалы районының Прибельский авылында шушы көннәрдә бернинди калыпка да сыймаслык хәл булган.

79 яшьлек карчык авыл мәктәбе яныннан узып барганда җиңел машинадан яңгыраган көчле музыка тавышына игътибар иткән.
Караса, мәктәп директоры урынбасары үзе дә шунда икән. Әби, аның янына килеп, музыка тавышын бераз басарга кирәклеген әйткән. Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфасын биләүче ханым бу сүзләргә кызып киткән һәм әбинең йөзенә, гәүдәсенә берничә тапкыр суккан.

Хезмәт ветеранының ярты йөзе күгәргән. Өстәвенә, баш миенә дә зыян килгән. Монысын инде табиблар билгеләгән.

Пенсионер тукмалудан соң полициягә үзен кыйнаучыга карата чара күрүләрен сорап гариза язган. Әлеге вакытта тикшерү эше бара, дип хәбәр итә Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять