Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мәктәп укучылары колагына: кич күп йөреп, вакытны онытма!

Кышкы каникуллар озакка сузылган бәйрәм яллары белән тәңгәл килү - бер режимга ияләнгән мәктәп укучыларын иреккә чыгара.

Ләкин шул ялларда да кичләрен онытылып йөрергә, соңга калырга ярамый. Укучылар, төнге сәгать 10.00да өйдә әти-әни янында булырга кирәклеген исегездән чыгармагыз!
Укучылар үтәргә тиешле кагыйдәләрне авыл клубы һәм мәдәният йорты мөдирләре, хезмәткәрләре дә контрольгә алып, кайтырга вакыт җиткәнен искәртеп торса, мәктәп яшендәге яшүсмерләр тәртип саклау орган вәкилләренә һәм балигъ булмаган балалар белән эшләүче (КДН) инспекторларга бик юлымас иде.
Кайбер яшьләр:
- Безнең авылда дискотека үткәрмиләр, шуңа күрше авылга йөрибез. Ә анда дискотека клубка яшьләр җыелгач, сәгать тугыз тулып киткәч кенә башлана. Акча түләп кергәч, 5-10 минуттан кайтып китикмени инде алайса?..- диярләр.
Аларда да хаклык бар сыман, ләкин бар кеше өчен дә кабул ителгән кануннар барлыгын да онытырга ярамый. Шуның өчен клубларда төрле бәйгеләр, уеннар оештыруга һәм дискотека үткәрүгә вакытны дөрес бүләргә кирәк.
Бәйрәмнәрнең ямен җибәрмәс өчен әти-әниләргә балалары спиртлы эчемлекләр кулланмасын, соңга калып кайтмасын, җәмәгать урыннарында тәртип бозып күңелсезлекләргә дучар булмасын өчен контрольне ныгытырга, игътибарлырак булырга һәм тагын бер кат аңлату эшләре алып барырга кирәк. Тәртип саклау уен эш түгел!
Фото: http://kirsmi.ru/news/2012-10-30/1847/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250