Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мобилизация турында сүзләр йөри...

Җәен Русиядә 300 мең кеше мобилизацияләнәчәкме?

Украина президенты Владимир Зеленский Киевта Финляндия башлыгы Александр Стубб белән берлектә узган матбугат конференциясендә чыгыш ясап, Русия өстәмә мобилизация әзерли дип белдерде.

— 1 июньгә Русия 300 мең өстәмә хәрби мобилизация әзерли дип әйтә алам, — диде Зеленский.

Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, бу белдерүгә комментарий биреп, кыскача гына: «Бу дөрес түгел», — дип билгеләп үтте.

Моннан тыш, Дәүләт думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов, «бездә кораллы көчләрне комплектлау системасы барлык бурычларны, беренче чиратта махсус хәрби операция бурычларын үтәргә мөмкинлек бирә», — диде.

— Мобилизация булмаячак, — дип ассызыклады Картаполов.

Ә Дәүләт думасының Оборона комитеты әгъзасы Андрей Гурулев: «Безгә бернинди мобилизация кирәкми, ирекле рәвештә Кораллы Көчләргә волонтерлар җыябыз», — диде.

Автор: Резеда Галикәева

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев