Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мобилизацияләнгән аталарга хәрби хезмәттән вакытыннан алда китү хокукы бирмәкчеләр

Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң бер ел эчендә мондый гаиләгә күпбалалы статусы бирелгән икән, димәк, ата кеше мобилизацияне кичектерү хокукы алырга өлгермәгән, диелгән аңлатма язуында.

Дәүләт Думасының Гаиләне, ата-аналарны һәм балаларны яклау комитеты башлыгы Нина Останина (КПРФ) һәм сенатор Айрат Гыйбатдинов мобилизацияләнгәннән соң бер ел эчендә гаиләсенә күпбалалы статусы бирелгән кешеләргә хәрби хезмәттән вакытыннан алда китү хокукы биргән закон проектын карап тикшерүгә керткән.

Бу хакта «ТАСС» яза.

Төзәтмәләрне «Хәрби бурычлар һәм хәрби хезмәт турында» законга кертү күздә тотыла. Документның хәрби хезмәттән китүгә нигезләр турында бүлегенә мобилизацияләнүченең вакытыннан алда хәрби хезмәттән китүгә хокукы турында яңа норма кертмәкчеләр.

Закон проекты авторлары әйтүенчә, хәрби хезмәттән китүнең мондый сәбәбе өлешчә мобилизация игълан ителгәнче ике яки күбрәк баланың әтисе (законлы вәкиле) булып торган кешеләргә генә кагылачак.

Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң бер ел эчендә мондый гаиләгә күпбалалы статусы бирелгән икән, димәк, ата кеше мобилизацияне кичектерү хокукы алырга өлгермәгән, диелгән аңлатма язуында.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев